Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Икмәк юлы" мәгълүмат сәгате

22 нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе 2 нче сыйныф укучылары белән "Икмәк юлы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.Чараның төп максаты: укучыларга ипи кадерен белергә өйрәтү; ипигә сакчыл караш тәрбияләү; әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрнең берсе - мичтә ипи пешерү серләренә төшенү иде. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балалар белән "Икмәк " темасына әңгәмә үткәрде, балаларны игенче һөнәре белән таныштырды.Чара барышында Э. Мөэминованың  "Икмәк",
Р Миңнуллинның "Ипи булса", С.Рәхмәтулланың " Ак икмәк" кебек шигырьләре укылды. Китапханәнең олы яшьтәге китап укучысы Венера апа Гиляҗева балаларга мичтә ипи пешерү серләрен сөйләде. Балалар бик кызыксынып  Венера апаны тыңладылар, кечкенә музей почмагында урнашкан ап-ак мич, мунчала, кисәү агачы, ипи көрәге кебек әйберләр белән таныштылар.Соңыннан бергәләп, мичтә пешкән  хуш исле өй ипие белән сыйландылар. Чара бик эчтәлекле, үзенчәлекле һәм файдалы үтте.