"Без бергә" Дуслык дәресе
18 нче мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне, 2014 нче елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. "Кырым язы" фестивале кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсе 5 нче сыйныф укучылары белән "Без бергә" дип исемләнгән дуслык дәресе үткәрде. Чара барышында китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова укучыларны Кырымның тарихы белән таныштырды. "Дуслык, бердәмлек һәм тынычлык" темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар виртуаль күргәзмә аша Кырымның истәлекле урыннары, матур табигате белән таныштылар.