Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Сандугач керде күңелгә" шигърият кичәсе

26- нчы февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе китап укучылар белән "Сандугач керде күңелгә" дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрде. Кичә якташ шагыйрь Хәнип улы Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел уңаеннан әзерләнде. Эльвира Әхмәтҗанова китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте, китапханәдә булган китапларына күзәтү ясады. Чара барышында Роберт Әхмәтҗановның "Гомер чишмәсе", "Йөрәк бәйрәме", "Ак каеннар" кебек  шигырьләре укылды. Чарада катнашучылар шагыйрь- нең сүзләренә язылган "Сандугач керде күңелгә" дигән җырын бергәләп җырладылар.