"Туган тел-иң татлы тел"
20 -нче февраль көнне ,Татар Томбарлы авыл китапханәсе 2- нче сыйныф укучылары белән "Туган тел- иң татлы тел" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чара халыкара туган телләр көне уңаеннан оештырылды, китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды.Укучыларга шигырьләр алдан ятлар өчен бирелде. Бәйрәмне китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова Г. Тукайның " Туган тел" шигыре белән башлап җибәрде. Аннары укучылар белән туган тел темасына әңгәмә үткәрде, сораулар бирде.Чара барышында укучылар татарча матур итеп шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр укыдылар.