Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Муса Җәлил эзләре буйлап" әдәби сәгать

15 нче февраль, халкыбызның горурлыгы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.Татар халкы үз батырларын онытмый,алар белән горурланып, аларны искә алып яши.Татар Томбарлы китапханәсе дә бу уңайдан үзенең китап укучылары белән төрле чаралар үткәрә: китапханәдә китап күргәзмәләре оештырыла, мәктәп укучылары белән Җәлил укулары үткәрелә, әдәби сәгатьләрдә, викториналарда укучылар актив катнашалар.Олы яшьтәгеләр өчен Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты турындагы язмалар басылган газета- журнал битләренә күзәтү ясала, язучы турында материаллар җыю эше дәвам итә.
Менә бу 2021 нче елны да, 15 нче февраль көнне, М.Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан, китапханәдә  7 нче сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара герой шагыйрьнең биографиясенә ,тормыш юлына, иҗатына багышланды. Китапханәче укучылар белән бу темага блиц -турнир үткәрде.Чара барышында күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" дип исемләнгән китабы укучыларда зур кызыксыну уятты. Бу китаптагы барлык 93 шигырь  дә тоткынлыкта  язылган, аларны тетрәнми генә укып булмый. Фашист кулына эләгеп тә, яшәү көчен саклап, дошманга каршы көрәшен каләм белән дәвам иткән Җәлилнең якты истәлеге безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.