9 - нчы февраль якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның туган көне. Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә "Фәнис Яруллин безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.Эльвира Әхмәтҗанова китап укучыларны язучының китапханәгә яңа кайткан "Йөрәкләрдә һаман терелә..."дип исемләнгән китабы белән таныштырды. Кичәдә Ф.Яруллинның "Туган ягы кирәк кешегә", "Китап", "Кышкы уйлар" кебек шигырьләре укылды.