"Туган телдә халык әкиятләре укыйбыз"
3-нче февраль көнне, Татарстан республикасының балалар китапханәсе, "Туган телдә халык әкиятләре укыйбыз" исемле акция уздырды.Татар Томбарлы авылы китапханәсенә йөррүче китап укучы балалар да бу чарада катнашты.4 нче сыйныф укучысы Сулейманова Алсу "Агай казны ничек бүлгән" дип исемләнгән татар халык әкиятен, ә 5 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Индира "Өч туган кыз" исемле әкиятләрне кычкырып укып, видеога төштеләр. Аларның чыгышларын шушы ссылка буенча кереп карарга була: