Китап укып үсәбез
4 -нче февраль көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче укучыларны балалар почмагында урнашкан, аларның яшьләренә туры килгән китаплар белән таныштырды. Балалар белән туган як, туган телебез турында әңгәмә үткәрде, бу темага төсле рәсемле китапларга күзәтү ясады. Укучылар "Иҗекләп укыйбыз", " Әкиятләр", "Табигатькә сәяхәт" кебек киштәләрдәге китапларны кызыксынып карадылар. Бүгенге көн беренче сыйныф укучылары өчен истәлекле булды, алар беренче тапкыр үзләре имза куеп, укырга китаплар алдылар. Эльвира Әхмәтҗанова укучыларга китапханәнең даими, актив китап укучылары булуларын теләп, матур теләкләр җиткерде.