"Яңа елда-яңа китап"
Татар Томбарлы авыл китапханәсе олы яшьтәге китап укучыларга китапны өйгә илтеп бирү эшен дәвам итә. Даими китап укучылар китапханәчене шатланып каршы алалар, рәхмәт әйтеп озаталар.
11-нче гыйнварь көнне, Эльвира Әхмәтҗанова үзенең китап укучыларын яңа китаплар, журналлар белән сөендерде. Аларның хәлләрен белеп, яңа еллар белән котлады.