Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Бу герой кайсы әкияттән?

Татар Томбарлы авыл китапханәсендәк кышкы каникул көннәре кызыклы һәм файдалы үтә.Китапханәгә килгән балалар өчен яңа китаплардан торган "Яңа елда- яңа китап" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Шулай ук балалар монда китап укудан тыш, төрле өстәл уеннары уйный алалар, рәсем ясыйлар, раскраскалар бизиләр, кроссвордлар чишәләр.
8- нче гыйнварь көнне, балалар белән "Бу герой кайсы әкияттән?", дип исемләнгән уен- викторина үткәрелде. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балаларга әкиятләрдән өзекләр укыды, ә балалар бу әкиятнең исемен һәм авторын белергә тиеш булдылар.Ярдәмгә әкият геройлары-уенчыклар да килде. Викторина балаларга бик ошады. Л.Шәехең "Керпе ничек энәле булган" дип исемләнгән әкиятен укыгач, балалар чыннан да керпенең энәләре кая килеп чыкканын белделәр.