Кышкы ярышлар
6- нчы гыйнварь көнне, Татар Томбарлы авыл мәдәният йорты каршында балалар өчен "Кышкы ярышлар" үткәрелде.Чараны китапханә һәм мәдният хезмәткәрләре бергә оештырды.Балалар саф һавада ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр, уеннарда ярыштылар. Нәтиҗәдә Кыш бабай командасы 2 очко аерма белән Кар кызы командасын җиңде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде.
Чарага килгән балалар китапханәгә кереп, "Яңа елда-яңа китап" күргәзмәсе белән таныштылар, укырга китаплар алдылар.