Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Тормыш яме-хатын-кыз" тематик кичә

6-нчы март көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Тормыш яме-хатын-кыз" исемле тематик чара үткәрелде.Эльвира Әхмәтҗанова үзенең китап укучыларына 8 нче март бәйрәме уңаеннан,  матур теләкләрен теләдәде.Чара  җырга- моңга үрелеп, төрле уеннар, бәйгеләр белән барды. Бәйрәмгә килгән кунаклар мода да күрсәттеләр, бала да йоклаттылар, бер-берсенә матур теләкләр теләделәр, көзгегә карап үзләрен мактарга да онытмадылар. Бәйрәм өстәле дә бик мул иде. Уңган хуҗабикәләр алып килгән төрледән -төрле тәмле ризыкларыннан  өстәл сыгылып торды.Чара чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.