"Алар безгә җиңү бүләк итте"
6- нчы март көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Бөек Җиңүгә-75 ел уңаеннан, ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды. Бу чарада Баулы муниипаль районы башлыгы урынбасары район Хамидуллин Ринат Газизулович һәм Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Ямалетдинов Эльвир Илдусович катнашты. 9- нчы сыйныф укучылары ветераннар каршында эчтәлекле матур чыгыш ясадылар. Чарада катнашкан кунаклар китапханәдәге альбомнарны карап, истәлекләргә бирелеп сөйләшеп утырдылар. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.