Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Туган телнең асыл байлыклары" мәдәни дәрес

21 нче февраль көнне, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә  "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән  мәдәни дәрес узды. Китапханәче укучыларны  туган телебезнең  бай иҗаты  белән таныштырды, "Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем" дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга күзәтү оештырды. Чара барышында укучылар  бәетләр, мәкальләр, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, татар халык уеннары уйнадылар.Чара туган телебезгә мәхәббәт, телебез белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды.