"Исәнме,кыш бабай" балалар өчен чыршы бәйрәме.
5 - нче январь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә, балалар өченә "Исәнме, кыш бабай" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.Балалар әкият геройлары белән бергә күңел ачтылар, уеннар уйнадылар, кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтеп, бүләкләр алдылар. Балалар китапханәдәге фотозонада фотога төшеп, каникулда укырга китаплар алып, яхшы кәеф белән өйләргә таралыштылар.