"Бер назлы сүз-мең - дарудан көчлерәк""
Инвалидлар декадасы кысаларында,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Бер җылы сүз-мең дарудан көчлерәк" 'исемле китап күргәзмәсе һәм китап укучыларның кул эшләреннән "Йөрәк җылысына үрелеп" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
6 - нчы декабрь көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә,физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен ,тематик кичә үткәрде.Чарада матур шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова кунакларны Д.Нәгыйм., Р.Набиевның "Бөртекләп җыйган гомер"дип исемләнгән китабы белән таныштырды, әсәрнең герое Р.Набиевның бүгенге тормышы турында сөйләде.

Чарада кунаклар өчен төрле бәйгеләр дә үткәрелде, биремнәр бирелде.Сәламәтлекләре чикле булып та, рухлары көчле булган, киң күңелле, җор телле, актив кунаклар монда да үзләрен сынатмадылар.
Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.