Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

""Яңа китап-яңа дус"

11-нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә  "Яңа китап-яңа дус" дигән темага чара үткәрелде.

Китапханәче 4-нче сыйныф укучыларын, Э.Успенскийның "Крокодил һәм аның дуслары" дигән яңа китабы  белән таныштырды. Балалар китаптан өзекләр укыдылар, укыган буенча әңгәмә үткәрелде. Чара барышында укучылар күргәзмәдәге башка яңа китаплар белән дә таныштылар, аларның күбесен өйләренә укырга алдылар.