Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Гаилә көне

8 нче июль көнне,Татар Томбарлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты һәм авыл советы идарәсе хезмәткәрләре Миннегол авылында яшәүче Гареевлар гаиләсен күркәм бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр.
 Нурия апа һәм Сэйрин абый Гареевлар- матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.Матур җәйге көндә алар алтын туйларын билгеләп үттеләр.Бу гаилә һәрбер көнгә сөенеп, тормышны яратып, эштән ямь, аштан тәм табып яши. Нурия апа гөлләр, чәчәкләр ярата,аларны бала караган кебек карап үстерә.Ә Сәйрин абый балта остасы, умартачы.
Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.Боларның барысы да бу гаиләдә сакланып килә.Алар өчен күңел сөенә.