12нче июнь-Россия көне
11-нче июнь көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльвира балалар бакчасындагы балаларга ,Россия көне уңаеннан, танып-белү сәгате үткәрде.12 нче июнь-Россия көне турында сөйләде, "Россия детям" китабына күзәтү ясап, балаларга китаптагы рәсемнәрне күрсәтте, сораулар бирде.Чара ахырында балалар уеннар уйнадылар,төрле төстәге шарларны һавага очырдылар.