Җиңел бирелмәгән Җиңү
4 нче май көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 8 нче сыйныф укучылары
өчен, Бөек Ватан сугышы ветераннары сафына тиңлэштерелгэн авылдашыбыз Сафин Ирек абый белән очрашу оештырылды.Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлашса да, дәшһәтле сугыш көннәре бер дә истән чыкмый шул- дип сүзен башлады очрашуга килгән кунак.Алар гаиләсе белән әтиләрен сугышка озаталар,ә үзе ун яшьтән колхоздагы авыр эшләрне башкара.Сугыш елларында үткән авыр балачагын куз яшьләрсез сөйли алмады Ирек абый. Бүгенге тыныч, мул тормышка әле дә ышанып бетми икән әле ул.Укучыларга да булганның кадерен белергә, сакларга, туган җирне кулдан килгәнчә якларга киңәш бирде.1951-1953 елларда ,Украинада хәрби хезмәттә башкарган батырлыклары өчен бик күп медаль, орденнар белән бүләкләнгән авылдашыбызны хөкүмәт Бөек Ватан сугышы ветераннары сафына тиңләштергән.