Библиотөн-2019
20 нче апрель көнне, Татар Томбарлы авылы китапханәсендә "Библиотөн-2019" узды. "Китап театры сәхнәдә"дип исемләнгән чарага килгән кунаклар театр тарихы белән таныштылар, викторинада катнаштылар, үзләре дә артист ролен башкардылар. Китапханәдә "библио-буфет", гардероб, гримёрный бүлмәләре, фотосессия өчен фотозона эшләде.