Балалар китап атналыгы
Балалар китабы атналыгы кысаларында,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә төрле мавыктыргыч чаралар үтте.Каникул көннәрендә балалар яңа китаплар белән таныштылар, әдәби викторинада, библиографик дәрестә катнаштылар.Шулай ук балалар өчен уеннар, бәйгеләр үткәрелде.
2 нче апрель көнне "Миләүшә" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар китапханәдә уздырылган "Китап укып үсәбез" дип исемләнгән чарада катнашып,Убырлы белән бергә китапның туган көнен бәйрәм иттеләр.