"Теле барның - иле бар"
21-нче февраль көннне, Халыкара Туган тел көне уңаеннан,Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Теле барның - иле бар" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.Чарада "Миләүшә" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар катнашты.Китапханәче балаларга туган тел көненең ни өчен бәйрәм ителүен ,туган телне саклау, яклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен аңлатты.Балаларга татар теле турында матур шигырьләр укыды, сораулар бирде.Чараның икенче өлешендә балаларны мавыктыргыч,эчтәлекле очрашу көтте. Китапханәгә кунакка килгән Венера әби балаларны сандыктагы байлыклар белән таныштырды, аларны ничек, кайда кулланулары турында сөйләде. Шулай ук үзенең кечкенә чактагы тормышын, яшәү рәвешен тасвирлап аңлатты.Туган телгә мәхәббәт, ихтирам китап әсәрләре ,җыр-бию, уеннар, гореф-гадәтләр аша тәрбияләнә. Бу чарада да балалар татарча шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, татар халык уеннары уйнадылар .Балаларга бигрәк тә "Йөзек салыш" һәм "Түбәтәй" уеннары ошады.Венера әби балаларны үзе пешергән коймаклар белән сыйлады.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова чарада катнашучыларга рәхмәт әйтеп,туган тел көненә багышланган чарада актив катнашканнары өчен дипломнар тапшырды.