Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Муса Җәлил-татар халкының бөек шагыйре”

Муса Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала,аның шигырьләре  күңелдә батырлык, кыюлык хисе уята.8-нче февраль көнне "Укучыларның мәдәни көндәлеге "проекты кысаларында,Татар Томбарлы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф  укучылары  өчен "Муса Җәлил-татар халкының  бөек шагыйре” дип исемләнгән   мәдәни дәрес үткәрде. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты,тормыш юлы белән таныштырды. Дәшһәтле сугыш елларында, М.Җәлилнең әсирлектә килеш, балалар өчен, татар халкы өчен, эчтәлекле шигырьләр язып калдыруы- үзе  зур батырлык.Укучылар шагыйрьнең патриотик шигырьләрен яратып укыйлар, ятлыйлар, шигыйрь бәйгеләрендә  катнашалар. Бу чарада да язучының ”Сандугач һәм чишмә”, ”Бүреләр”, ”Кошчык”  кебек шигырьләре кычкырып укылды.