"Язучы - натуралист Виталий Бианки"
8-нче февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, 3 нче сыйныф укучылары белән "Язучы - натуралист Виталий Бианки" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының кызыклы тормыш юлы белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады.Чара барышында укучылар В.Бианкиның ”Тычкан баласы Чи-Чи”хикәясенең эчтәлеге белән таныштылар,укыган буенча әңгәмә оештырылды.