"Балалар китабы - сихри бер дөнья"
27-нче март көнне, "Балалар китабы көне" уңаеннан Татар Кандызы авыл китапханәсендә, китапханә мөдире Гөлнур Насибуллина 2-3 нче сыйныф укучылары белән "Балалар китабы - сихри бер дөнья" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Х. Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырды. "Әкиятне таны"- викторина, "Сүзләрне тап"- тапкыр-шоу үткәрде. Кичә азагында барлык балаларга да бүләкләр бирелде.