«Время читать самое лучшее»
А. Алиш премиясе лауреатларының китапларын укыйбыз" акциясе кысаларында, 14-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе 2-3-нче сыйныф укучылары белән кычкырып укулар оештырды. Чарада Р. Миңнуллинның, Ш.Галиевның, Җ.Дәрзәманның, Э.Мөэминованың, Л.Леронның шигырьләре, Ф.Яруллинның әкиятләре укылды. Акция вакытында укучылар татар язучыларының биографияләре һәм иҗатлары белэн таныштылар.