Тарихларда укып ятларлык...
13-нче февраль көнне, Татар Кандызы урта мәктәбендә 8-нче сыйныф укучылары белән авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур Нурсаит кызы татар теле һәм әдәбият укытучысы Гыйззәтуллина Зөһрә Миннехан кызы белән берлектә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан “Тарихларда укып ятларлык...” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.
Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Укучылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бар җырымны илгә багышладым...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.