“ Минем матурлыгым очышта”
11-нче февраль көнне, якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына - 81 ел тулу уңаеннан, Татар Кандызы авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән “Минем матурлыгым очышта” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Китапханәче укучыларны язучының биографиясе, күпкырлы иҗаты белән таныштырды. Чара барышында якташ язучыбызның балалар өчен язылган китапларына күзәтү үткәрелде, “Яз кайда кышлый?”, “Биюче бака”, “Хәтерсез күке”, “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятләре кычкырып укылды.