Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

«Таинственная паутина: ресурсы Интернет»

11-нче февраль көнне, куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында, Татар Кандызы авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур 4-нче сыйныф укучылары белән «Таинственная паутина: ресурсы Интернет»: дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. 

  Китапханәче очрашуны табышмаклардан башлап җибәрде, шулай ук укучыларны Интернет челтәренә кагылышлы төп кагыйдәләр белән таныштырды. Балалар кроссвордлар чиштеләр, «Интернет-паучок» уенында катнаштылар. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга  «Безопасный интернет детям» дигән буклет таратты.