Әкият сөйлим сезгә...
23-нче гыйнварь көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Солнышко” клубының әгъзалары белән чираттагы утырыш үткәрелде. Балалар Абдулла Алишның биографиясе һәм әкиятләре белән танышып үттеләр. Укучылар язучы һәм аның әкиятләре турында күп кенә кызыклы мәгълүмәтләр белделәр.
Чарада укучылар китапханәче белән бергәләп “Сертотмас үрдәк” әкиятен кычкырып укыдылар һәм укылган әкият буенча рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм ахырында фотога төшү оештырылды. Балалар укырга китаплар алып, яхшы кәеф белән таралаштылар.