“Алиш - безнең йөрәкләрдә”
21-нче гыйнварь көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Алиш – безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби дәрес үтте.
Кичәдә укучылар Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Яратып укый торган әкиятләрне кабат искә төшереп, сорауларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар. Укучылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, әгәр югалтмаса вөҗданын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында яңа кайткан китаплар белән таныштылар.