Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

“Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаң-күңелең агара.”: “Мирас” клубының очрашуы

 

Татар Кандызы  авыл китапханәсендә  9- нче ноябрь көнне  “Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаң-күңелең агара” дип исемләнгән җәйге ялдан соң “Мирас” клубының беренче очрашу булып үтте.

Әлеге чара Гөлсинә Галимуллинаның яңа китапларын  тәкъдим итүгә багышланган иде. Китапханәче кичәне язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырудан башлады, китап сөючеләргә  танылган авторның  "Ефәк кулъяулык", "Тау җылысы", "Ай күлгә сыенганда", «Җиләкле тау сере», «Алтын ачкыч» исемле китапларын укырга тәкъдим итте. Китап укучылар яңа китапларны  сөенеп кабул иттеләр. Кичәне үзләре алып килгән җимеш пироглары белән чәй табыны артында зур кәнәгатьләнү белән тәмамладык.