Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

"Бердәмлектә көч"

Татарстан Республикасының Конституция көне  уңаеннан, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, китапханә мөдире Гөлнур Насибуллина  5-нче сыйныф укучылары белән парламент дәресе үткәрде. Китапханәче "Бердәмлектә көч" дип исемләнгән чарада укучыларны бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырды, бу бәйрәмнәрнең нигә кирәк икәнен аңлатты. Шулай ук Татарстан Конституциясенең тарихы белән танышып үттеләр, бердәмлек, дәүләт, депутат, президент кебек сүзләрнең мәгънәләренә төшенделәр. Дәүләт бәйрәмнәре, Республикабызның танылган шәхесләре, язучылары  турындагы белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп тикшерделәр.