“Мәрхәмәтле өлкәннәребез”
4 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан, Татар Кандызы авылы мәдәният йортында “Мәрхәмәтле өлкәннәребез” дип исемләнгән чара оештырылды. Китапханәдә бу темага “Гомерләрнең көзе җитте” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды, өлкән яшьтәге китап укучыларга яңа китаплар тәкъдим ителде. Бәйрәм азагында иң күп китап укучы өлкәннәр китап белән бүләкләнделәр һәм кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды