Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

“Терроризмга каршы бергәләп”

7 - нче сентябрь көнне, Татар Кандызы урта мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары белән авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур Нурсаит кызы һәм география фәне  укытучысы Гайфуллина Сирина Шайнур кызы белән берлектә яшүсмерләр өчен экстремизм айлыгына багышлап  “ Терроризмга каршы бергәләп” дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрделә.

Китапханәче  Гөлнур Насибуллина  укучыларга  экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәде. “Терроризмга юл юк” исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.