"Библиотөн-2018"
21-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе "Библиотөн-2018" акциясе кысаларында күренекле татар язучысы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган һәм аның иҗатын, тормыш юлын сурәтләгән, “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән кичә уздырды. Кичә татар халкының гимны “И туган тел “ җыры белән башланды. Балалар Тукайның шигырьләрен сәнгәтле итеп сөйләделәр, викторина сорауларына бик дөрес итеп җавап бирделәр,төрле уеннарда катнаштылар.