Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

«Туган ягым – яшел бишек»

6-нчы апрель көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Туган ягым – яшел бишек» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Чара планетабыз, табигатенең торышы, кешелекне борчыган экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре, табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре, туган авылыбыз табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Мәгълүмат сәгатендә балалар безнең як урманнарында үсә торган агачларның файдасын һәм нинди максатларда кулланылуын, сулыкларны саклау һәм аларны чистарту, туфракка зыян китерүче факторларны ачыкладылар.  Шулай ук, рәсем  конкурслары, «Кем белә», «Ярый – ярамый» уеннарын уйнадылар. Китапханәче  «Табигатьнең тылсымлы дөньясы» дип  исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Кичә азагында яңа кайткан китаплар белән таныштырды.