Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

"Китап – безнең дустыбыз"

31 – нче март көнне,Татар  Кандызы  авыл китапханәсендә "Китап – безнең дустыбыз" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәдә "Китап - күңел көзгесе" дип исемләнгән күргәзмә ясалды, китап турында мәкальләр язып эленде.

     Китапханә мөдире Насибуллина  Гөлнур балаларны китапның тарихы белән таныштырды, юбиляр китапларга күзәтү ясады, төрле уеннар үткәрде (бу герой кайсы әкияттән, мәкальне дәвам ит). Шулай ук, 1-нче апрель - Кошлар көне икәнен дә исәпкә алып, кошлар темасына табышмаклар әйтелде. Бәйрәм ахырында  фотога төшү оештырылды. Балалар укырга китаплар алып, яхшы кәеф белән таралаштылар.