“Борын-борын заманда,яшәгән,ди...”
28-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, Балалар китабы атналыгына багышлап, башлангыч сыйныфлар өчен “Борын-борын заманда,яшәгән,ди...” исеме астында әкиятләр буенча викторина үтте. Викторинаның беренче туры- “Кайсы әкияттән?” дип аталды. Укылган өзек буенча әкиятне белергә кирәк иде. Икенче туры- “Кем тизрәк?” дип атала. Әкиятләр буенча сорауларга кем тизрәк җавап бирә. Өченче тур - “Әкият геройларының исемнәрен беләсезме?” дип аталды. Соңыннан китапханәче китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады.