Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

«Сандугачтай моңлы Тукай теле»

12-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган  "Тукайны бергәләп укыйбыз" исемле проектына кушылды һәм  «Мирас» клубы әгъзалары белән  «Сандугачтай моңлы Тукай теле» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.  Китапханәче чарага килгән кунакларны, Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.  Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, иҗаты һәм тормыш юлы буенчә викторина үткәрелде һәм кычкырып «Бишек җыруы» исемле шигырен Рима Гамир кызы Наврузбаева укыды. “Яздан аерып булмый Тукайны” исемле китап – күргәзмәсенә күзәтү ясалды.