«Ул халыкның рухи Әмир-ханы»
11-нче март көнне, Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубына йөрүче китап укучылары белән язучының тормыш юлы хәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде.
Китапханәче китап укучыларны Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды, күргәзмәдәге китапларына күзәтү оештырды. Чара барышында Ф.Әмирханның “Хәят” әсәреннән өззекләр укылды.