«Чәй эчү» чайная встреча
18-нче февраль көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Чәй эчү» йоласы дип исемләнгән татарча чәй очрашуы (чайная встреча) үткәрелде.
Китапханәче халкыбызның борынгы чәй эчү традицияләре белән таныштырып үтте: бу йоланың барлыкка килү тарихы, чәйнең сәламәтлеккә тәэсире һәм аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Чәй — татар халкының яраткан эчемлеге. «Чәйдән соң — күңелдә җәй», — дип ярата әйтергә безнең халык, һәм бу чынбарлык: бер йотым чәй эчсәң дә, күңел җылына, кәеф күтәрелә. Кичәдә катнашучылар бергәләп, чәйнең файдалы үзлекләре турында; чәй пешерү сәнгате, чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр; чәй ясау рецептлары белән уртаклаштылар; төрле кызыклы конкурсларда катнашып, күңел ачтылар.
Кичә чәй эчү белән тәмамланды. Җылы һәм күңелле атмосферада үткән бу чара, кунакларга бик ошады, китапханәдә ешрак очрашырга теләкләрен һәм әзерлекләрен белдерделәр. Барлык катнашучылар да чәй эчү кичәсеннән күтәренке рухта өйләренә кайтып киттеләр.