"Муса Җәлил-бөек шагыйрь"
12-нче февраль көнне, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубына йөрүче китап укучылары белән шагыйрьнең тормыш юлы хәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Кичәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр, шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бар җырымны илгә багышладым...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.