«Кояшка үрелгән егет»
9-нчы февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, “Мирас” клубының чираттагы очрашуы булып узды. Кичә якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 88 ел тулуга багышланган, «Кояшка үрелгән егет» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче кичәдә язучының биографиясе, бик күп китаплар бастырып чыгарган язучының бай иҗади мирасы һәм иҗаты белән таныштырды. Кычкырып әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыдылар. Катнашучылар авторның тормыш һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче Фәнис Яруллинның әдәби мирасыннан “Яшәү күкрәүләргә тиң гомер” исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.