Сандугачтай моңлы Тукай теле
22 гыйнвар көнне, Татар Кандыз авыл китапханәсе, Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проекты кысаларында, "Сандугачтай моңлы Тукай теле" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче чарага килгән балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, иҗаты һәм тормыш юлы буенчә викторина үткәрелде. Тукайның "Ай һәм Кояш" шигырен Коновалова Вероника укыды.
“Яздан аерып булмый Тукайны” исемле китап – күргәзмәсенә күзәтү ясалды.