"Җилкәннәр җилдә сынала"
Якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның тууына - 80 еллыгына багышлап, Татар Кандызы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйззәтуллина Зөһрә Миннехан кызы белән авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур Нурсаит кызы бергә "Җилкәннәр җилдә сынала" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Кичәдә кунакларны язучының биографиясе, күпкырлы иҗаты белән таныштырдылар, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Кичә Ф. Яруллинның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.