Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаң - күңел агара.

16-нчы сентябрь көнне Татар Кандызы авыл китапханәчесе, китап һәм газета-журналларны һәр укучыга җиткерү максатыннан, өйгә китап илтү эшен дәвам итте.

Сафина Наҗия апа буш вакытларында китап укырга, газета –журналлардан дөнья яңалыклары белән танышырга ярата.  Ул китапханәдә иң өлкән һәм иң күп китап укучы аңа 90 яшь. Наҗия апа китапханәгә кайткан яңа китапларны, газеталарны һәрберсен укып бара, аларны көтеп ала.

Эчке халәтне нормада тоту өчен рухи дөньяңны әдәби, дини китаплар, газета-журналлар укып, баетып, җаныңны гел дәвалап  торырга кирәк. Җанына дәва җитмәсә, кеше рухи төшенкелеккә бирелә. Юкка гына: «Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара» - дип әйтмиләр, ди Наҗия апа.