Тыныч булсын күгебез!
7-нче май көнне, Татар Кандызы авылында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг уздырылды. Авыл уртасында урнашкан һәйкәлләр, обелисклар янына яше-карты, олысы-кечесе җыелды.
Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының урыны түрдән булды. Митингка авыл халкы һәм мәктәп укучылары үзләренең сугыш кырларында катнашкан һәм яу кырында ятып калган якыннарының, бабаларының фоторәсемнәрен дә алып чыктылар. Чарага килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларын, авылдашларны һәм кунакларны бәйрәм белән Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Шәйхулла улы Насибуллин, Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Мәгъсъүм улы Талипов тәбрикләделәр. Яу кырында башларын салган, сугыштан кайтып, яралардан иртә киткән якташларыбызны, авылдашларыбызны, бабайларыбыз, туганнарыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Алар истәлегенә һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.
Шулай ук бу көнне бәйрәмгә килгән олы яшьтәгеләр авылдашлар китапханәгә кереп «Китап битләре сугыш турында сөйли» исеме астында ясалган тематик күргәзмә белән таныштылар, хатирәләр белән уртаклаштылар.
Сугыш, аның батырлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый һәм алар китапханә киштәләрендә тузанланырга тиеш тә түгел. Бөек Ватан сугышы турында сөйләүче китапларда кыйммәтле дәресләр һәм тормыш тарихлары бар, аларны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру мөһим.