“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” әдәби сәгать
27-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе балалар өчен Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, уен-конкурслар катнаштылар. Чара ахырында балалар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар. Китапханәче “Шигърият күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.